Белорусиянең Гомель шәһәрендә яшь гаилә күптән көтеп алынган улларына гадәти булмаган исем — Космос дип кушкан. Бу хакта Гомель өлкә башкарма комитетының юстиция Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сирәк очрый торган борынгы грек исеме Новобелицкий районы ЗАГСында теркәлгән. Баланың әнисе әйтүенчә, исем сайлауда бернинди дә каршылыклар тумаган, ире белән бергә карар кабул иткәннәр. Ләкин, нәнәләре ят исемне ошатмаган һәм әле дә оныкка исеме белән эндәшмилр икән.
“Алар без исемне үзгәртербез дип өметләнде. Ләкин безнең башка вариантларыбыз юк та иде”, - дигән сабыйның әнисе.
Әти-әнисе балага гадәти булмаган исеме бәхет китерәчәк, дип ышана. Кечкенә Космос Вадимович – әти-әнисенең күптән көтелгән беренче сабые.
"Киләчәктә малайга гадәти булмаган исемдәге сеңел дә алып кайтмакчылар”, - ди белдергәннәр ведомствода.