+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
9 апрель , 14:00

Вәт шаулаттың Интернетны, Кирилл!

Шушы көннәрдә матбугат чараларында Уфада кыз балага Кирилл дип исем кушулары турында мәгълүмат таралды.

Вәт шаулаттың Интернетны, Кирилл!
Вәт шаулаттың Интернетны, Кирилл!

Башкортстанда күп кенә мәгълүмат чараларында кыз балага Кирилл исеме кушулары турында мәгълүмат таралды. Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетында әлеге хәбәрнең чынбарлыкка туры килмәвен хәбәр иттеләр. Чынлыкта, ЗАГС порталында техник хата киткән.

"Бу мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Кирилл исеме ир балага бирелгән.  ЗАГС ның мәгълүмати-аналитик порталында яңа туган баланың җенесен күрсәткәндә техник хата киткән", - диелә ведомство хәбәрендә.

 Шулай гына була күрсен берүк! Югыйсә, бу хәбәрне ишетеп, шаккатучылар аз булмадык бит.

“Яшь әти-әниләр исем генә дә куша белми хәзер”

“Әллә ахырзаман җитү шулмы?!”

“Тәүбә! Бала таба белгән, исем таба белмәгән...” дигәнрәк комментарийлар белән социаль челтәрләр шаулады гына.

Тынычланыйк, җәмәгать! Бәхеткә, Кирилл малай икән!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: