+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Уенчыкларыгызны чүп савытына ташларга ашыкмагыз!”

Кушнаренко районында 8 яшьлек волонтер игелекле эш башлап җибәргән.

“Уенчыкларыгызны чүп савытына ташларга ашыкмагыз!”
“Уенчыкларыгызны чүп савытына ташларга ашыкмагыз!”

Амаль Латыйпов Советлар Союзы Герое В.Д. Паширов исемендәге 1нче мәктәпнең 2 нче сыйныфында укый. Миһербанлы, нечкә күңелле, игелекле малай кечкенәдән урамдагы хайваннарга битараф түгел, ул аларны кызгана, ашата.  Амаль җиде яшеннән уенчыкларын сату белән шөгыльләнә. Ә сатудан кергән акчага йортсыз эт-песиләргә ризык сатып ала. Хәзер ул һәр көнне, укудан тыш вакытта, үзе яшәгән йорт алдындагы аллеядә 30-50 сумга уенчыклар тәкъдим итә. Шулай ук, уенчыклары белән бүлешергә теләүчеләрдән дә кабул итә. Игелекле яшь дустыбыз киләчәктә волонтерлык эшчәнлеген хайваннар файдасына дәвам итәргә тели.

“Ачка интегүче йортсыз хайваннар азрак булса, мин бик шат булыр идем. Кызганычка каршы, һава торышы начар булганда, урамда сату бик уңайлы түгел. Шуңа да мин уенчыкларымны социаль челтәрләрдә дә сатуга чыгарам, - ди яшь дустыбыз.

Малайның бу игелекле гамәлен якыннары да хуплый, аңа төрлечә ярдәм итә.

“Балалар шулкадәр тиз үсә, алар әле кичә генә йомшак уенчыклар һәм конструкторлар белән уйный иде. Бүген инде үскәннәр, хәзер инде алар кызыксындырмый. Тартмаларда көннән-көн кирәкмәгән уенчыклар җыела, ә ата-аналар бу "байлык"ны кая илтергә белми. Ташласаң, күбесе әле бик яхшы хәлдә һәм башка балаларга бик тә кирәк булырга мөмкин. Әгәр сезнең балаларыгызның күптән уйнамаган уенчыклары булса, аларны безгә бушлай тәкъдим итә аласыз”, - ди яшь волонтерның әнисе Аида Гыйбадуллина.

Игелекле гамәлең, кечкенә булсаң да, олы йөрәкле булуың сокландыра, Амаль. Уңышлар юлдаш булсын сиңа!

 

Фото: Амаль Латыйпов, ТГ канал

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: