+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Малайлар командасы бергә артты!

Башкортстанда унберенче сабыен тапкан әнине табиблар чын герой дип саный.

Малайлар командасы бергә артты!
Малайлар командасы бергә артты!

Гасюль гаиләсендә 5 кыз һәм 5 малай үсә, әни аларга бөтен вакытын багышларга мәҗбүр.

Кичә Республика клиник перинаталь үзәгеннән унберенче сабыен тапкан Юлия Гасюльне чыгарганнар.  Табиблар әйтүенчә, безнең илдә мондый очраклар көннән-көн сирәк күренеш. Статистика буенча, өчтән артык бала тәрбияләүче гаиләләр нибары 6 процент.

Гасюльлар гаиләсендә 5 кыз һәм 5 малай үсә. Хәзер инде малайлар командасы бергә артты. Яңа туган малайга Елисей дип исем кушканнар. Гаилә башлыгы әйтүенчә, ул 15 бала үстерү турында хыяллана. Гаиләдә бердәмлек, татулык, барысы да сау-сәламәт булганда, чынга ашмаслык хыял да түгел бу.

Бала тудыру йорты хезмәткәрләре Юлияне чын герой дип саный һәм күп бала табарга бик сирәкләр генә батырчылык итә, диләр.

 

Фото: видеодан скриншот

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: