-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

“Китап-байрамга” балалар белән килегез!

Уфаның Совет мәйданында “Китап-байрам” икенче халыкара китап ярминкәсе ачылды.

“Китап-байрамга” балалар белән килегез!
“Китап-байрамга” балалар белән килегез!

Китап укучылар өчен чын бәйрәмгә әвереләчәк чаралар 26 майга кадәр дәвам итә.  Өч көн дәвамында барган күләмле чарада кызыклы яңа китаплар сатып алырга, танылган язучылар һәм популяр актерлар белән очрашырга, конкурсларда, тематик кичәләрдә һәм осталык дәресләрендә катнашырга мөмкин булачак. Әйтик, легендар Дарья Донцованың, язучы һәм сценарист Олег Рой белән аралашырга мөмкин булачак, шулай ук, танылган теле- һәм радио алып баручы, “Огород – круглый год” һәм “Советы огородникам” программалары авторы Октябрина Ганичкина һәм телевидение алып баручысы Оксана Федорова укучылар белән очрашулар үткәрәчәк.

Китап ярминкәсендә балалар өчен интерактив уеннар оештырылачак, анда безнең республика китап­ханәләреннән заманча уеннарның иң яхшы үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Балалар тамашаларын оештыруда Курчак театры артистлары катнашачак, алар бөек язучылар һәм әкиятләр, балалар әдәбиятыннан танылган персонажлар образларына әвереләчәк.

Яшьләр өчен көн саен М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты янындагы фестиваль мәйданчыгында кичке программалар –  “Кичке уен” каралган. Болар – “Башкирский ритайым” яшьләр халык биюләре һәм танылган яшь башкаручыларны һәм төркемнәрне җәлеп итеп “Русская вечорка” программалары.

Барлык чараларга керү ирекле, бәйрәмгә гаилә белән, туганнарыгыз, балаларыгыз белән килегез, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: