-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бөрҗән бал корты маҗаралары

“Китап-байрам" II Халыкара китап ярминкәсе мәйданчыгында балалар язучы Алла Кузьмина өр-яңа китабын тәкъдир итте.

Бөрҗән бал корты маҗаралары
Бөрҗән бал корты маҗаралары

Бүген, 25 майда, “Китап-байрам" II Халыкара китап ярминкәсе мәйданчыгында балалар язучы Алла Кузьмина “Уфимские каникулы, или, как пчелка Зуля стала королевой” дип исемләнгән өр-яңа китабын тәкъдир итте. Әлеге китап Санкт-Петербургтагы “Графо” нәшрият лабораториясе проекты — Русия мәдәниятенең күптөрлелеге һәм байлыгы турында китаплар циклыннан.

– Бүген без кунакчыл шәһәрдә – Уфада булуыбыз өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез, – дип сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте басманың баш мөхәррире Елена Оганова. –  Проектның һәр китабы – Русиянең эре шәһәрләренең берсендә барган кызыклы сюжетка корылган маҗара, аның аша җирле халыкның яшәеше, истәлекле урыннары, тарихы һәм традицияләре ачыла. Бүгенге көндә Петербург һәм Мәскәү турында басмалар дөнья күрде, ә Уфа сериянең өченче герое булды. 

 Елена Оганова белдерүенчә, һәр китапның авторы – әсәрдә сүз барачак шәһәрдә яшәүче язучы. Уфа турындагы әсәрне язучы, җәмәгатьче, Башкортстаннның хатын-кыз-эшкуарлар ассоциациясе башлыгы Алла Кузьмина иҗат иткән. Әлбәттә, тамашачыларны, бигрәк тә чараның нәни кунакларын әкиятнең эчтәлеге кызыксындырды. Презентациядә автор “Уфимские каникулы, или, Как пчелка Зуля стала королевой” әкиятенең ничек барлыкка килү тарихы турында бик кызыклы итеп сөйләде.

– Әкият Уфаның 450 еллыгына багышланды, ул башкаланың мөһим истәлекле урыннары, Башкортостанның традицияләре, тарихы, мәдәнияте турында, –диде Алла Кузьмина.

Бу әкият бөрҗән бал корты Зуляның юкка чыгу куркынычы янаган туганнарын коткару өчен Уфага юллануы турында. Аңа бу эштә Яник исемле Тиенкәй, Тим исемле Тычкан , бал кортлары патшабикәсе Влада һәм уфалылар ярдәм итә.

Алла Кузьмина әсәрне язар алдыннан чолыкчылык турында күп мәгълүмат өйрәнгән, шулай ук әкиятнең төп геройлары үткән маршрут буенча шәхсән йөреп чыккан. Мәсәлән, әкияттәге геройлар Сергей Аксаковның йорт-музеенда, республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай бинасында, Арт-квадратта, опера һәм балет театрында, Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә, Михаил Нестеровның сәнгать музеенда һәм башка күренекле урыннарында була. Шул ук вакытта күп кенә персонажларның прототиплары – республиканың танылган шәхесләре.

Нәшрият вәкилләре һәм әкият авторы зур ярдәм күрсәтүләре өчен Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология, Эшкуарлык һәм туризм министрлыкларына, шулай ук Уфа шәһәре хакимиятенә рәхмәт белдерде.

Фото:mgazeta.com

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: