-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Дарья Донцовага оныклары ничек эндәшә?

Язучы уфалылар белән очрашу вакытында тормышындагы кызыклы хәлләр турында сөйләде.

Дарья Донцовага оныклары ничек эндәшә?
Дарья Донцовага оныклары ничек эндәшә?

Язучы Дарья Донцова Уфада узган "Китап-байрам" Халыкара ярминкәсе кунакларарының берсе булды. Бүген Совет мәйданындагы ярминкәнең төп сәхнәсендә ул бер сәгать дәвамында уфалылар белән аралашты.

Башкала халкы язучыга төрле сораулар бирде, ә ул аларга юмор белән җавап кайтарырга тырышты, тормышындагы кызыклы очраклар белән дә бүлеште.

“Бервакыт, телевидениедагы төрле каналларда тапшырулар алып барган чак иде, шундый хәл булды. Мәскәүдә юл тыгыннары һәм мин соңга калуымны аңлыйм. Ничек тә юлны кыскартырга һәм өлгерергә кирәк, югыйсә, режиссер башымны “ашаячак”. Шулвакыт юлда торучы автоинспекторны күреп алдым. Чал чәчле, олы гына яшьтәге, олпат гәүдәле абзый. Аның янына килеп туктадым да: “Гафу итегез, сез мине, бәлки, беләсездер дә, мин тапшыруга соңга калам, мөмкин булса, шушы юлдан борылып кына китим әле”, – димен. Ә ул мине гаҗәпкә калдырып: “ Дарья Аркадьевна, ничек инде Сезне белмәскә?! Мин бит Сезнең китапларны укып үстем”,  - димәсенме! Көзгегә карап, грим ягылган булса да җитмеш яшемдә болай яхшы гына күренәм бит әле, дип, юл буена сөенеп килгән җирдән... шаккаттым. Сезнең китапларны укып үстем, ди бит әле...”

Язучыга шәхси сораулар бирүчеләр дә булды.  Ул Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлавы, балаларының аңа – әни, ә оныкларының яратып дәү әни дип эндәшүләре турында сөйләде. Без Дарья Донцова дип белгән язучы христиан динендә Агриппина исеме белән йөрүен дә әйтте.

"Барысы да бик гади – мин сезнең кебек үк кеше. Сез барыгыз да кичергән кайгы-хәсрәтләр белән таныш, һәм болар барысы да укучыларымның күңелләрендә яңгырый", – диде башкала кунагы.

Уфалылар язучының мүк җиләгеннән пирог яратуы, күңеленә якын китапка беркайчан да акчасын кызганмавы турында да белде. Бу чарада язучыдан автограф алырга теләүчеләрнең саны-исәбе юк иде...

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: