+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Оксана Федорова дүрт гаиләгә гәзит-журналлар яздырды

Билгеле алып баручысы һәм актриса “Игелекле подписка” акциясендә катнашты.

Оксана Федорова дүрт гаиләгә гәзит-журналлар яздырды
Оксана Федорова дүрт гаиләгә гәзит-журналлар яздырды

24 майда Уфаның Совет мәйданында “Китап-байрам” халыкара китап ярминкәсе старт алды. 60 мәйданчыкта төрле чаралар уза: Русиянең һәм якын чит илләрнең танылган язучылары, рәссамнары, артистлары һәм әйдәп баручы нәшрият вәкилләре белән иҗади очрашулар, осталык дәресләре, интерактив уеннар, Башкортстан театрларынның спектакльләре һәм моноспектакльләре.

 "Китап" нәшриятының күргәзмә мәйданчыгында “Игелекле подписка” хәйрия акциясе оештырылды, анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен “Башкортстан Республикасы” нәшрият йортының республика, шәһәр һәм район басмаларына язылырга һәм эстафетаны социаль челтәрләрдәге дусларыңа тапшырырга кирәк.

“Китап-байрам” ярминкәсенә хөрмәтле кунак сыйфатында килгән танылган телевидение алып баручысы һәм актриса Оксана Федорова да хәйрия акциясендә катнашты. Ул дүрт басмага язылды, аларны ел дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре алачак.

Оксана Федорованы “Китап” нәшрияты продукциясе белән Башкортстанның матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев таныштырды.  

Көн саен 18.00 сәгатьтә "Китап" нәшрияты мәйданчыгында нәшрият йортының гәзит-журналларына язылучылар арасында бүләкләр уйнатыла. Анда  “Китап-байрам” фестивален уздыру вакытында, 24 майдан 26 майга кадәр, басмага ким дигәндә ярты елга язылучылар катнаша алачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: