+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Этно-стильдә китап кыстыргычы ясадык!

“Китап-байрам" ярминкәсе мәйданчыгында китапханәче апалар балаларга бик кызыклы осталык дәресе әзерләгән.

Этно-стильдә китап кыстыргычы ясадык!
Этно-стильдә китап кыстыргычы ясадык!

“Китап-байрам" II Халыкара китап ярминкәсе мәйданчыгында балалар өчен төрле чаралар, осталык дәресләре, тамашалар өч көн дәвамында оештырыла. Кызлар һәм малайлар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен кызыклы, тәбияви һәм файдалы осталык дәресен башкаланың 23нче китапханәсе коллективы әзерләгән. Китапханә мөдире Алия Аначинская, китапханәчеләр Лариса Ракаева һәм Илиза  Җиһаншина оештырган “Башкорт халкының милли изүләре” дигән осталык дәресен ярминкәнең кечкенә һәм өлкән кунаклары аеруча үз итте.

– Мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз һәм ул бик җанлы килеп чыкты. Балалар милли орнаментлар белән изүләр, этно стильдә китап кыстыргычы ясауда аеруча сөенеп катнаша. Без ярминкәгә милли рухтагы программа әзерләдек һәм ул бик уңышлы килеп чыкты , –  ди Алия Нәҗип кызы.

Китапханә мөдире билгеләвенчә, китап бәйрәмендә китап сөючеләр белән мондый форматта аралашу аеруча җылы, ихлас килеп чыга. Әйткәндәй, балалар китап укыймы, дигән сорауга мөдир:”Әлбәттә! Бигрәк тә җәй айларында. Алар каникулларда укырга тиешле китаплар исемлеге белән килә. Кайвакыт чират тезелеп китә. Бездә җәй көннәрендә дә кеше өзелми. Ә яшьләр исә литресс сервисына теркәлә, электрон һәм аудиокитаплар укый”, - диде.

 Үзләре ясаган китап кыстыргычларын бүләккә алган кечкенә сабыйларда китапка сөю уянып, алар да бик тиздән китапханә сукмагыннан атлар, дип өметләник.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: