-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 июнь , 15:35

“Кояшкай”да җәйге яллар сизелми дә үтә!

Благовар районының Кашкалаша урта мәктәбендәге җәйге лагерьга йөрүче кызлар һәм малайлардан һәммәгезгә кайнар сәлам. 

“Кояшкай” да вакыт үткәне сизелми дә!
“Кояшкай” да вакыт үткәне сизелми дә!

Бүген “Әллүки”челәр  — сәфәрдә. Җәйге каникулларын бик ямьле һәм күңелле үткәрүче кызлар һәм малайлар белән дуслашып кайттык.

Белем учагының актив ял яратучы укучылары өчен яраткан укытучылары 21 көн дәвамында төрле чаралар, конкурслар, бәйгеләр үткәрә биредә. Гөлнара Хәбир кызы Бәхтиярова, Раиса Фаварис кызы Платонова, Илүзә Мәүлет кызы Мамаева җитәкчелегендә кызлар һәм малайлар бер минут та тик тормый. Әле генә интеллектуаль викторинада тырышып сорауларга җаваплар эзләгән булсалар, инде спорт мәйданчыгын гөрләтеп, волейбол, футбол уйныйлар.

"Укучылар өчен көн саен кызыклы чаралар, уеннар, ярышлар оештырабыз, экскурсияләргә йөрибез. Кызларыбыз кул эшләре буенча осталык дәресләрен үз итә, ә малайлар остаханәдә ир-егетләр өчен кирәкле эшләргә бик теләп өйрәнә. Пешекче апалары үзләрен тәмле ризыклар белән сыйлый. Бергәләп 21 көнлек ял көннәре сизелми дә үтеп бара", — ди лагерь җитәкчесе Илүзә Мамаева. 

Без көн дәвамында “Салават күпере” һәм “Елмаю” отрядларына йөрүче кызлар һәм малайларның лагерь тормышы белән якыннан таныштык. Күңелле һәм искиткеч җылы атмосферада осталык дәресе үткәрдек, бергәләп китапчык ясадык, табышмаклар чиштек, кү-ү-үп итеп фотога төштек.  Кашкалаша мәктәбе укучыларының туган телдә сөйләшә белү осталыгын да сынап карадык әле. “Татарчасын беләсеңме?” дигән уен аеруча җанлы һәм күңелле булды.  

Иң сөенечлесе: алдагы ярты елда без — бергә!  Матур җәйләрне ямьләп, “Кояшкай”да ял итүчеләрнең һәммәсенә “Әллүки” журналы киләчәк. Балаларны журналлы итүгә көч салган укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт!

 Лагерьда алган уңай энергетика, көч-куәт, күтәренке кәеф җәй буена җитәрлек булсын, дуслар!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: