-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 июнь , 17:25

"Әллүки" призларын кемнәр отты?

“Сабыема бүләк – Әллүки!” конкурсының нәтиҗәләре билгеле.

"Әллүки" призларын кемнәр отты?
"Әллүки" призларын кемнәр отты?

Дуслар! 2024 елның икенче яртысына журналыбызга язылучылар арасында үткәрелгән “Сабыема бүләк – Әллүки!” конкурсының нәтиҗәләре билгеле. Вәгъдә ителгән биш призны түбәндәге җиңүче абунәчеләребез отты:

Бассейн Борай районының Даутлар авылыннан Ания һәм Флорис Шакировларның оныклары Мәрьям һәм Әнвәр бәхетенә туры килде.

Палатка Бүздәк районының Сабай авылыннан Гөлсинә Вәлиеваның улы Раязны сөендерде.

Тостер Уфа районының Максимовка авылыннан Филария Гыйниятованың оныгы Әминәгә бүләк булачак.

Фен Илеш районының Исәммәт авылында яшәүче Халисә Рәҗәпованың оныклары Азамат, Әлфия, Алинә бәхетенә насыйп булды.

Кармак Благовар районының Бәрсүән авылыннан Саҗидә Ибраһимованың оныклары Айсәл һәм Әхияргә бүләк булды.

Чын күңелдән котлыйбыз, дуслар! “Әллүки” бүләкләре сезгә бик күп сөенечле мизгелләр бүләк итсен! Сабыйларга шәп бүләк - "Әллүки" яздырган әти-әниләргә, картәтиләргә һәм нәнәйләргә, тәрбияче апаларга зур рәхмәт! 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: