+10 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 июль , 15:00

Матур гаилә — ил күрке!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе бик матур чара оештырды.

Матур гаилә — ил күрке!
Матур гаилә — ил күрке!

Бүген, 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе “Җәйнең йөгерүче китабы” йөгереше үткәрде. Бу матур акция Гаилә елына, җәйге каникул көннәрендә балалар һәм әти-әниләрнең гаилә белән укуына һәм ел саен үткәрелә торган “Җәй һәм китап-2024” шәһәр җәйге уку конкурсының 30 еллыгына багышланды.

Йөгереш 22нче балалар китапханәсеннән башланды (алдан эшләнгән маршрут буенча) алга таба яхшы кәеф белән Аврора урамы буйлап үттеләр, Мөбарәков урамы буйлап юлны дәвам иттеләр. Яшь армиячеләр скверында тукталыш ясадылар, безнең респондентларны бәйрәм белән котладылар, быел 30 яшен тутырган «Җәй һәм китап-2024» еллык җәйге уку конкурсы турында сөйләделәр, конкурста катнашырга чакырдылар.

Шулай ук барлык теләүчеләргә гаилә турында викторина сорауларына җавап бирергә тәкъдим иттеләр, ә инде барлык сорауларга дөрес итеп җавап бирүчеләр татлы бүләк алды! Иң эрудициялеләргә конкурс рекламасы белән төсле буклет һәм шар бүләк ителде.


Зөлфия Гыйззәтуллина,

 китапханә мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: