-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 июль , 10:05

Рамазан Кремльдә җырлады!

Радий Хәбиров республиканың таланлы яшь артисты турында сөйләде.

Рамазан Кремльдә җырлады!
Рамазан Кремльдә җырлады!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге рәсми битендә республикадагы талантлы яшь җырчы турында сөйләде.

"Карагыз, ничек безнең башкорт егете Рамазан Биккинин "Онытмагыз”җырын тирән мәгънә салып, күңел биреп башкара. Бу — Кремльдә “Главные детские песни” Җиңү музее проекты концертыннан өзек.

Яшь артист турында —“Искиткеч кешеләр тормышы” рубрикасында.

Рамазанга 12 яшь. Гаиләсе белән Уфада яши, Нариман Сабитов исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбендә тәрбияләнә. Әнисе аны 7 яшендә музыкага алып килә, башта ул баян классында шөгыльләнә, ә икенче елны вокалга китә. Рамазан урыс, башкорт һәм инглиз телләрендә җырлый. Инде ул берничә конкурста җиңү яулаган.
 
Малайның уңышы — әти-әнисе Рәсимә Фәрваз кызы һәм Илдус Исламгали улының зур тырышлыгы аркасында. Алар балаларында гүзәллек хисе тәрбияли, милли мәдәният белән таныштыра. Һәм чын патриотлар тәрбиялиләр. Сүз уңаеннан, Рамазан иҗади гаиләдә үсә, аның сеңлесе Алсу Уфа сәнгать училищесында эстрада-джаз бүлегендә укый”.


 
Фото: bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: