-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 август 2024, 08:40

Әгәр иртәнге ашны калдырсаң...

Ни өчен балаларга мәктәпкә ач килеш чыгып йөгерергә ярамый?

Әгәр иртәнге ашны калдырсаң...
Әгәр иртәнге ашны калдырсаң...

Иртәнге аш балаларның кәефенә, тормыштан канәгатьлек хисенә йогынты ясый. Тикшеренүне Англиянең Раскин университеты галимнәре үткәргән. Тикшеренү 42 илдән 10-17 яшьлек 150 меңгә якын бала һәм үсмерне колачлаган.

Экпертлар иртәнге аш балаларның эмоциональ халәтенә ничек йогынты ясавын ачыкларга уйлаган.  Катнашучыларның җавапларын җыеп, галимнәр статистик анализ үткәргәннәр. Тикшерү даими рәвештә иртәнге ашау һәм балаларның тормыштан канәгатьлек дәрәҗәсе арасында төгәл бәйләнеш барлыгын күрсәткән. Шулай итеп, көн саен иртәнге ашны ашаучылар үзләрен бик яхшы хис иткән. Иртәнге ашны калдыручыларның бәхет дәрәҗәсе шактый түбән булуын күрсәткән.

Тикшерүнең әйдәп баручы авторы Ли Смит сүзләренчә, моның берничә мөмкин аңлатмасы бар. Иртәнге аш баланың когнитив үсешенә ярдәм итүче энергия һәм туклыклы матдәләр бирә.

Иртәнге аш булмау витаминнар һәм минераллар кытлыгына китерергә, хәтергә һәм игътибарга начар йогынты ясарга, шулай ук кәефне начарайтырга мөмкин. Смит сүзләренчә, элегрәк үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, иртәнге ашны калдырган үсмерләрдә кәефнең начар булуы, борчылу, стресс һәм депрессия ешрак күзәтелә.

 

Фото: kartinki.pics

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: