Бөтендөнья мәчеләр көне — игелекле бәйрәм. Бу шаян йомшак җан ияләрен кем генә яратмый икән! Уфаның модельле 7нче һәм 22нче балалар китапханәләре хезмәткәрләре Ирина Зиннәтуллина, Зөлфия Гыйззәтуллина һәм Алия Нигъмәтуллина шәһәрнең Балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны бу көнне “Мурляндия иленә сәяхәт”кә чакырдылар.
Барысы да танылган иң кызыклы әдәби һәм мультфильмдагы песиләрне, шулай ук мәчеләр белән бәйле билгеләрне бергәләп искә алдылар. Һәм, әлбәттә, китап сөючеләрне песиләр турындагы чагу төстәге кызыклы балалар китаплары белән таныштырдылар, Андрей Усачевның шигырьләрен укыдылар, иллюстратор Владимир Чижиковның төрле мәчеләренә сокландылар, ә детектив мәчеләр турындагы китаплар үзәкнең китапханәсен тулыландырды.
Ә нинди бәйрәм бүләксез булсын инде — бигрәк тә үз кулларың белән ясалганы?! Балалар барысы да бик теләп оригиналь "песекәй-гармошка” ясадылар. “Җәй һәм китап” конкурсы кысаларында уздырылган китапханә десанты бу көнне чын-чынлап күңелле, чагу һәм файдалы ясады!