+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 август , 15:30

“Кечкенәдән якын дустым – “Әллүки!”

Бүздәк районының Каран авылы егете Нәзир Вәлиевны дулкынландыргыч та, шатлыклы да мизгелләр көтә.

“Кечкенәдән якын дустым –  “Әллүки!”
“Кечкенәдән якын дустым – “Әллүки!”

“Әллүки” белән бергә үсә ул! Бүздәк районының Каран авылында яшәүче нәни дустыбыз Нәзир Вәлиев кечкенә чагыннан “Әллүки”не кулыннан төшерми. Нәнәсе Дилә Мәгъдән кызы оныгы туган телле, акыллы, тәрбияле сабый булып үссен өчен һәр ярты ел саен журналга языла.

 Нәзир үзе дә журналның килгәнен көтеп ала, укучы апа-абыйларыннан “Әллүки”нең яңа саны килдеме әле?” – дип сорап кына тора икән. Мәктәп укучыларына журнал килгән көнне бәләкәч дустыбыз да кулына "Әллүки"ен ала. 

Нәзир өчен дулкынландыргыч та, шатлыклы да мизгелләр якынлаша. Тиздән дустыбыз 1нче сыйныфка укырга бара. Без аңа мәктәп елларының кызыклы, мавыктыргыч булуын, белем үрләренә  җиңел атлавын, ә дусларның тугрыларын телибез. Уңышлар сиңа, дускай! "Әллүки" һәрвакыт тугры юлдашың булсын!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: