-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
14 август 2024, 15:10

“Сул якта йөрәк яшәсә, уң якта нәрсә?"

Якташыбыз Ләйсән Үтәшева әниле балачагыннан бер хәтирә белән уртаклашкан.

“Сул якта йөрәк яшәсә, уң якта нәрсә?"
“Сул якта йөрәк яшәсә, уң якта нәрсә?"

Билгеле гимнастка һәм телевидение тапшырулары алып баручысы Ләйсән Үтәшева  телеграм-каналдагы сәхифәсендә балачактагы фотосын куеп, сөекле әнисен искә алган.

“Фотода миңа 4 яшь... Балачакта мин табиб булып уйнарга ярата идем. Бервакыт әнидән: “Сул якта йөрәк яшәсә, уң якта нәрсә?" - дип сорадым. Ул: “Җан, кызым, җан, һәм ул бик еш сызлана”, - дип җавап бирде.

Бүген әниемә 60 яшь тулган булыр иде. Хәтерлим, сагынам һәм чиксез яратам…”, - дип язган күренекле спортчы.

Билгеле булуынча, Ләйсән Үтәшева 1985 елның 28 июнендә Әлшәй районының Раевка авылында туган. 1989 елда кызчык гаиләсе белән Волгоградка, ә аннары Мәскәүгә күченеп килә. Спорт белән дүрт яшеннән шөгыльләнеп, зур уңышларга ирешкән спортчы җәй саен диярлек туган ягына кайта.

"Раевкадан көч алдым һәм алачакмын!" - ди якташыбыз.  

 

Фото: Ләйсән Үтәшеваның телеграм-каналыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: