Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы кысаларында Октябрьский шәһәрендәге “Уязы-тау” тау чаңгысы комплексы территориясендә традицион Карбыз бәйрәме узды.
Быел “Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте” гомумрусия иҗтимагый оешмасының төбәктәге Октябрьский шәһәре оешмасы сигез ел рәттән оештырган карбыз-фест Октябрьский, Төрекмән, Баулы, Бәләбәй, Дүртөйле, Дуван, Кушнаренко, Кандра, Калтасы, Нефтекама һәм Яңауылдан талантлы балаларны җыйды.
11 команда КВНда һәм тематик костюмнар күрсәтүдә, шулай ук саф һавада күңелле уеннарда катнашты. Һәр командага волонтерлар — 9нчы мәктәп укучылары беркетелде, алар бәйрәм дәвамында балаларга ярдәм иттеләр. Кояшлы җылы көн һәм матур таулы манзаралар бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
Фестиваль азагында командалар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.
Карбыз-фест чын дуслык, күңел ачу бәйрәменә әверелде. Ул барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм якты тәэссоратлар бүләк итте.