-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
27 август 2024, 09:30

Бакчага йөрү җәза түгел, бәйрәм булсын!

Адаптация үтүне ничек җиңеләйтергә?

Бакчага йөрү җәза түгел, бәйрәм булсын!
Бакчага йөрү җәза түгел, бәйрәм булсын!

НИКИ балачак уку үзәге психологы Евгений Лыков баланы балалар бакчасына ничек әзерләргә һәм аның стресс дәрәҗәсен киметү ысуллары турында “Радио 1”да әңгәмә барышында сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, баланы балалар бакчасына уңышлы әзерләүдә иң мөһиме — әти-әниләрнең уңай кәефе.

"Әти-әниләргә беренче киңәш —  үзегез куркудан туктагыз. Әгәр дә сез балалар бакчасын балагызның шатлыклы бер үсү чоры итеп кабул итәсез икән, ул да шулай ук санаячак, чөнки балалар безнең хисләребезне аңлый, тоя", - ди белгеч.

Психолог ассызыклавынча, балалар бакчасы турындагы сөйләшүлә бары тик позитив кына булырга тиеш. Балага хәзер аның көннәр буе дуслары белән уйнаячагын, балалар мәйданчыгында бик күңелле булачагын әйтергә була.

 "Үзегезнең яхшы хатирәләр белән уртаклашу да файдалы булыр. Бакчада бик күп файдалы һәм кызыклы нәрсәләргә: рәсем ясарга, биергә, җырларга, ябыштырырга өйрәнүегез турында сөйләгез”, — ди Лыков.

 Шулай ук балага нинди дә булса файдалы күнекмә үзләштерергә тәкъдим итәргә кирәк. Әйтик, әйдә мин сине туфлиеңнең шнурларын бәйләргә өйрәтәм, ә син бакчадагы башка балаларны өйрәтерсең". “Мондый алым үзенчәлекле стимул булырга мөмкин", - дип тәкъдим итә эксперт.

 Психолог фикеренчә, баланы балалар бакчасына җибәрү өчен оптималь вакыт  — өч яшьтән, чөнки кризислар 2-3 ел инде узган, сабый әнисенә азрак мохтаҗ һәм аны ташламаячакларын, ә кичен өйгә алып кайтачакларын аңларга сәләтле.

 

Фото: o-krohe.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: