Уфаның Октябрь районында – сөенечле вакыйга. Сипайлово микрорайонында яшәүче Лилия Фәттахова унөченче тапкыр әни булган.
"Менә шулай шәһәрнең 450 еллыгына кечкенә уфалы дөньяга килде. Бу шатлыклы яңалык кына түгел, ул Гаилә елына өмет һәм мәхәббәт символы да. Героинябызны һәм аның гаиләсен бу искиткеч вакыйга белән котлыйбыз. Башкала юбилеена шундый искиткеч бүләк өчен рәхмәт белдерәбез", - дип язган социаль челтәрләрдә Октябрь районы хакимияте башлыгы Сергей Плотников.
Кичә Лилия Фәттахованы һәм аларның бәләкәчләрен башкаланың 3нче бала тудыру йортыннан зур гаиләсе, якыннары һәм рәсми вәкилләр каршы алган.
Төкле аягың белән, сабый! Сау-сәламәт, акыллы, тәрбияле булып үс!
Фото: Сергей Плотниковның сәхифәсеннән