Балтач районының Сәйтәк авылы кызлары – 6нчы сыйныфта укучы Юлиана һәм аның 2нче сыйныфта укучысы сеңлесе Азалия бүген әти-әнисе белән сайлау участогына килгән.
“Без һәрвакыт бергә! Өйдә, мәктәптә, сәяхәттә, ялда. Сайлауларга да әти-әниебез белән килдек”, - ди укытучылар гаиләсендә тәрбияләнүче кызлар.
Сәйтәк урта мәктәбендә хезмәт салучы педагоглар Руфина Вадим кызы һәм Илдус Фәдис улы әйтүенчә, сайлауга килү – гражданлык бурычын үтәү генә түгел, ә матур киләчәк өчен үз тавышыңны бирү, үз Ватаныңның патриоты булу да.
Гаиләләрнең бердәмлеге, татулыгы әнә шундый чараларда да күренә, әфарин!
Фото: гаиләнең шәхси фотолары