-5 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 сентябрь 2024, 13:20

“Кәнфит бик тәмле булды!”

Бүздәк районында яшәүче 5 яшьлек Эмирга сайлауда катнашу аеруча ошаган.

“Кәнфит бик тәмле булды!”
“Кәнфит бик тәмле булды!”

Бүздәк районы үзәгендә яшәүче 5 яшьлек Эмир Үлмәскулов та бүген сайлауга килгән. Әнисе Регина Фәнил кызы тавыш биргән арада нәни дустыбызны кәнфитләр белән сыйлаганнар!

Регина белән Вадим Үлмәскуловлар Юлия һәм Милена исемле ике кыз һәм Эмир исемле ул тәрбияли. Бик тырыш, актив, үрнәкле гаилә алар. Район, республика чараларында даими катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Балаларын да үзләре үрнәгендә эшчән, булдыклы, җаваплы кешеләр итеп тәрбияләүгә зур көч сала алар.  

“Сайлауга бергәләп килдек. Балаларыбызның матур киләчәге өчен бергәләп тавыш бирдек”, - ди Регина.

 

Фото: Регина Үлмәскулова, шәхси фотолар

 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: