+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 сентябрь , 17:30

Бердәм гаилә – милләт күрке!

Бүген Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә күпбалалы ун гаилә җитезлектә, осталыкта, тапкырлыкта көч сынашты.

Бердәм гаилә – милләт күрке!
Бердәм гаилә – милләт күрке!

Республикабызда күпбалалы үрнәк гаиләләр бик күп. Бүген Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә узган матур чара моның бер мисалы булды. Биредә “Зур гаилә уеннары” республика конкурсының муниципаль этабы үтте. 28 августка кадәр конкурсның мәктәп этабы дистанцион форматта узган иде. Гаиләләр “Орлята Росии” программасы буенча биш трек-бирем үтәде. Бәйгегә “Орленок-лидер”, “Орленок-эколог”, “Орленок – волонтер” форматында видеолар төшереп җибәрде.

“Безнең мәктәптән ун гаилә катнашты. Аларның тугызы муниципаль этапка үтте. Бүген исә район этабында Караннан – сигез, Күзәйдән – бер һәм Бүздәктән бер команда көч сынашты. Алар барысы да соклангыч гаиләләр. Матур итеп дөнья көтәләр, балалар үстерәләр. Бүген үзләрен спорт төрләрендә, җыр-биюдә, оригами төзүдә, интеллектуаль уенда сынап карадылар. Бәйрәмчә бизәлгән зал шау-гөр килеп торды. Әти-әниләр, балалар рәхәтләнеп бәйгеләрдә катнашты, уйнады, күңел ачты. Конкурсны үткәрүдә безгә волонтер кызларыбыз да ярдәм итте. Чараны оештыруга “Беренчеләр хәрәкәте”, “Балачак новигаторлары” хәрәкәтләре әгъзалары, директорларның тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре зур көч салды”, - ди конкурсны оештыручы педагогларның берсе Зөлфия Җәмил кызы Мансурова.   

Шунысы күркәм күренеш –  бәйгедә катнашучы барлык гаиләләр дә өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли. Конкурс аларның бердәмлегенә үзенә бер сынау булды.

Нәтиҗәләр буенча 1 урынга Каран мәктәбеннән Рамил, Лилия һәм Рания Мансуровлар командасы лаек булды. 2нче урынны Алсу, Альмир, Сабина Хөсәеновлар гаиләсе яулады. 3нче урынны Азат, Рамазан, Нурислам Шәйхуллиннар гаиләсе алды. Җиңүчеләргә Бүздәк авылындагы “Табанлыкүл” бассейнына юлламалар тапшырылды.

Әлбәттә, бу конкурста бер генә гаилә дә игътибарсыз калмады. Барысы да төрле номинацияләрдә билгеләнде. Балалар бигрәк тә бүләккә тапшырылган өстәл уеннарына һәм татлы күчтәнәчләргә бик сөенделәр.  Ә иң мөһиме, һәр гаилә әлеге күмәк чарада катнашып,күңел күтәренкелеге, шәп кәеф, матур тәэссоратлар алды.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: