Бүген Башкортстанда иртән сәгать 8дә 3302 сайлау участогы янә эшли башлады.
Чакмагыш районының Рапат авылында яшәүче шагыйрә, хезмәт юлын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучы, журналыбызның якын дусты Рәсимә Гыймран кызы Ильясова балалары, оныклары белән сайлауга килгән. Рәсимә апа матур гаиләсе - улы Олег, килене Айгөл, аларның кызлары Элина һәм Эльвина белән бергәләп, гражданлык бурычын үтәде.
“Иң лаеклыларга, республикабыз өчен тырышкан, халык өчен хезмәт иткән кандидатларга тавыш бирдек. Безнең гаиләдә сайлауга бергәләп йөрү – матур йола. Оныкларым сайлауларда икенче тапкыр катнаша. Бу юлы инде алар үзләре үк “Без дә барабыз!”, диделәр. Гомумән, балаларны барлык чараларда катнаштырабыз. Сәхнәдә дә, һәйкәл ачуда да, әдәби марафонда да – без бергә, оныкларым да шатланып кушыла. Шулай дөрес тә! Кечкенәдән белеп, аңлап, үз Ватанын яраткан лаеклы кешеләр булып үссеннәр! Иң зур теләгем: шушы балаларның бәхетле киләчәге өчен илләребез тыныч, күкләребез аяз, гаиләләребез имин булсын!” – ди Рәсимә апа.