0 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 сентябрь , 15:05

"Кызыклы да, дулкынландыргыч та!”

“Әллүки”нең яшь дуслары Аида һәм Амира Янгировалар төбәк җитәкчесен сайлауда катнашты.

Кызыклы да, дулкынландыргыч та!”
Кызыклы да, дулкынландыргыч та!”

Уфа шәһәрендә яшәүче Аида белән Амира – “Әллүки” журналын укып үсүче, тырыш, сәләтле, уңган кызлар.

Аида белән без Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килүче балалар студиясендә танышкан идек. Актерлык осталыгы серләренә төшенүче кыз инде өченче ел студиягә йөри. Матур уңышлары белән әти-әнисен, остазларын сөендерә. Аида Аркадий Гайдар исемендәге 47нче гимназиядә 5 сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый.  Ә сеңлесе Амира башкаланың 233нче  балалар бакчасына йөри. Апасыннан бер дә калышмый, әле кечкенә булса да “Көчле гаилә – көчле Русия” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабы призеры булуга ирешкән.

Безнең дусларыбыз төбәк җитәкчесен сайлау кебек республика өчен әһәмиятле чарадан читтә калмаган. Әниләре  Розалия Мөнир кызы белән тавыш бирергә сайлау участогына килгәннәр. Ә әтиләре Айрат Марат улы үзе сайлау комиссиясендә.

Аида әнисе тавыш биргән бюллетеньне сайлау урнасына салган.

“Кызыклы да, бераз дулкынландыргыч та булды!” – ди яшь дустыбыз, хис-тойгылары белән уртаклашып.

 

Фото: гаиләнең шәхси фотолары

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: