+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
8 сентябрь , 15:55

Нәнәй белән картәти, балалар һәм нәни онык – барысы да сайлауда!

9 бала тәрбияләүче Гыйльмановлар республика җитәкчесен сайлауда зур гаиләләре белән катнашты.

Нәнәй белән картәти, балалар һәм нәни онык – барысы да сайлауда!
Нәнәй белән картәти, балалар һәм нәни онык – барысы да сайлауда!

Белорет районында күпбалалы Гыйльмановлар гаиләсенең барлык өлкән әгъзалары тавыш биргән. Юлия һәм Данил тугыз бала тәрбияли, алар сайлауларга пенсионер әти-әниләре белән бергә килгәннәр.

Аларның өлкән уллары Дим – Белорет педагогия колледжы студенты, үзе 19 көн элек кенә әти булган. Ул шулай ук хатыны һәм яңа туган улы белән сайлау участогына килгән.

1319 санлы сайлау участогы вәкиле Регина Сафуанова социаль челтәрләрдә язуынча, Юлия һәм Данил Гыйльманов җәмәгать тормышында актив катнаша. Ел саен кышкы каникул вакытында үз йортлары каршында кардан кышкы әкият персонажларын әвәлиләр. Алар бөтен урамның һәм Егәзә авылына ямь биреп тора. Ә сайлауларга алар зур гаиләләре белән килгән, үзләре һәм балалары өчен киләчәкне сайлауда актив катнаша алар.

 

Фото:Регина Сафуанова, ВК

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: