Уфада Республика перинаталь үзәге табиблары нибары 820 грамм авырлыкта вакытыннан алда туган сабыйның гомерен саклап калган. Социаль челтәрләрдә сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, аны дөньяга килгәч тә яңа туган балаларны реанимацияләү һәм интенсив терапия бүлегенә күчергәннәр, анда балага анестезиолог-реаниматологлар һәм неонатологлар медицина ярдәме күрсәткән.
"Кечкенә малай озын юл үтте. Озак вакыт үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә булды, зонд аша тукланды. Бала операция кичерде, шул вакытта аның плевра куышлыгына дренаж куелды. Үпкәсе төзәлгәч һәм хале тотрыклангач, дренаж алынды. Алга таба балада бронх-үпкә дисплазиясе башланды. Барлык авырлыкларга карамастан, сабый кислород ярдәме белән сулый алды, - дип язган министр. - Безнең белгечләр һәр яңа туган баланың гомере өчен көрәшә. Ярты ел эчендә республикада экстремаль түбән авырлык белән (1 килограммга кадәр) 72 бала дөньяга килгән. Тагын 302 сабыйның туганда авырлыгы 2 килограммнан да кимрәк булган. Аларның барысына да югары квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән".
Хәзер малай авырлыгын акрынлап арттыруны дәвам итә, тернәкләнә, бүген инде ул өч килограммнан артып киткән.
Фото: Айрат Рәхмәтуллин, ТГ