«Алсу чәчәк"тән башка Аксаков бәйрәмен күз алдына да китереп буламы соң?! Уфаның модельле 7нче балалар китапханәсе С. Т. Аксаков исемендәге бакчада үткәргән осталык дәресендә бу чәчәкне үз кулларың белән ясарга мөмкин иде. Анда XXXIII Халыкара Аксаков бәйрәме кысаларында “Аксаков ярминкәсе” ачылды.
Берничә бик катлаулы булмаган алым – һәм менә инде кызлар һәм малайлар кулында “Алсу чәчәк” нурларын чәчә. Алсу гына түгел әле ул — нәниләр һәм өлкәннәрнең фантазиясенең чиге юк иде. Бакчага килүчеләрнең күбесе, чагу куе чәчәкләргә сокланып, аларны ясау технологиясе белән кызыксынды: һәркемнең бәйрәм һәм тылсымның бер чаткысын өйләренә алып кайтасы килде! Нәкъ менә язучының әкиятендәге кебек. Әйтергә кирәк, быел Сергей Тимофеевич Аксаковның бу мәшһүр әкиятенә165 ел тулган.
Ирина Зиннәтуллина фотосы.