Уфаның «Акчарлак» балаларны савыктыру лагере “Русиянең иң яхшы балалар лагере-2024” конкурсы нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы 15 профильле учреждениесе исемлегенә кергән. Бу хакта социаль челтәрләрдәге үз битендә Башкортстан башкаласының Совет районы башлыгы Айдар Базгудинов хәбәр итте.
Бүләкләү тантанасы кичә Бөтенрусия балалар ялын һәм сәламәтләндерүне оештыручылар форумында узды. Айдар Базгудинов искә төшергәнчә, “Акчарлак" лагере 1936 елдан бирле эшли. Лагерь территориясендә төзекләндерелгән өч комплекс, универсаль спорт, модернизацияләнгән медицина комплексы һәм 100 урынга исәпләнгән заманча ашханә урнашкан.
Фото:соцсети Айдара Базгудинова