+1 °С
Болытлы
Уфада яшәүче Вера һәм Владимир Зозуляларның күпбалалы гаиләсендә бишенче сабыйлары дөньяга килгән. 39 яшьлек Вера Александровна тагын бер ир балага гомер биргән. Хәзер ире Владимир белән аларның биш малайлары бар: 15, 11, 5, 4 яшь һәм яңа туган сабыйлары.
Бала бүген, 22 октябрьдә, иртәнге 9.22 сәгатьтә дөньяга килгән. Нарасый тиз һәм катлаулануларсыз туган, дип хәбәр иттеләр Орджоникидзе районы хакимиятендә.
Төкле аягың белән, сабый!
Фото: Орджоникидзе районы хакимиятенең матбугат хезмәте