Маршрут буенча, 24 декабрьдә ул Салават һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә тукталачак, ә 25 декабрьдә Уфага киләчәк.
Традиция буенча бу көнне Уфаның вокзал яны мәйданында балалар һәм аларның ата-аналары өчен кышкы әкият дөньясына чумарга мөмкинлек бирүче артистлар һәм аниматорлар катнашлыгында күңел ачу программасы оештырылачак. Поезд килеп җиткәч, Кыш бабай белән Карсылу балаларны Яңа ел белән котлау өчен вагоннан төшәчәк.
Бәйрәм составы туктаган вакытта барлык теләүчеләр паровоз һәм бизәлгән вагоннар фонында истәлеккә фотоларга төшә, сувенирлар сатылган вагон-кибеткә һәм Төньяк кухнясы ашларын татып карау өчен вагон-рестораннарга керә алачак.
Кыш Бабай поезды – ул Яңа ел тылсымчысының бәйрәмчә бизәлгән күчмә резиденциясе, анда Кыш Бабай Русия шәһәрләре буйлап бәйрәм Яңа ел программасы белән сәяхәт итә һәм Бөек Устюгка кунакка бара алмаучыларга әкияти чара бүләк итә.
Фото:bashinform.ru