Бәйрәм җырга-моңга бик бай булды. 4 Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Дания Миртимер кызы Бикбулатова белән берлектә, бик оста итеп "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. 3А һәм 3 Б сыйныфы укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде. 4 А сыйныфы укучылары бәйрәмне күңелле итеп оештырып алып барды.
Матур, сылу кызларыбыз кызыклы конкурсларда катнашып, үзләренең сәләтләрен күрсәтте. Жюри әгъзалары Әнфисә Фәрит кызы Галимҗанова һәм Гүзәл Нурислам кызы Бикмәева катнашучыларны оста итеп бәяләде, аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәмгә "Сөмбелә" килүе аеруча ямь өстәде. Бу рольне укучыбыз Зарина Фролова бик оста итеп башкарды.
Шундый матур бәйрәм оештыручы 4 А һәм 3 Б сыйныфы җитәкчеләре Светлана Рим кызы Гыйзетдинова һәм Гүзәл Миртимер кызы Заһитовага зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Башлангыч сыйныф укытучылары бердәм булып, гореф-гадәтләребезне саклап, матур бәйрәм оештырды, әфарин!
Дания Миртимер кызы Бикбулатова,
башлангыч сыйныфлар укытучысы.