-1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 октябрь , 11:50

Бәхет өстәп, өйгә бәби кайтты!

Нәни Әмирне ике абыйсы һәм биш апасы каршы алган.

Бәхет өстәп, өйгә бәби кайтты!
Бәхет өстәп, өйгә бәби кайтты!

Нефтекамада яшәүче Анастасия һәм Руслан Зараповлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 9 октябрьдә аларның тугызынчы сабыйлары дөньяга килгән. Малайга Әмир дип исем кушканнар.

Дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле үзенең телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Зараповлар 18 яшьлек Роман һәм 16 яшьлек Валерия, мәктәп укучылары – 14 яшьлек Дамир, 9 яшьлек Камила, 8 яшьлек Ксения, мәктәпкәчә яшьтәге 6 яшьлек Диана, 4 яшьлек Кристина, 2 яшьлек Динараны тәрбиялиләр.

"Гаиләдә балалар  спорт ярата һәм төрле яклап үсешә. Роман "Торос" хоккей мәктәбен тәмамлаган, хәзер төп шөгыле – уку. Дамир баскетбол ярата, "Амфибия" спорт комплексының тренажер залына йөри, Валерия белән Кристина "Венед" спорт мәктәбендә фитнес-аэробика белән шөгыльләнә, алар Европа чемпионаты призерлары. Ксения һәм Диана "Ариель" бию мәктәбендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә”, – дип сөйләгән әтиләре Владимир Спеле.

Яңа туган сабыйның беренче мөһим документы – туу турындагы таныклыгын шәһәр мэры Эльдар Вәлидов тапшырган.

 

Фото: ТГ-канал Владимира Спеле

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: