0 °С
Болытлы
Бөек Устюгта кыш килгән, дип хәбәр итә резиденция вәкилләре. Кагыйдә буларак, Яңа ел тылсымчысының туган җирендә кар ноябрь уртасында ята. Шуңа күрә Бөек Устюгта яшәүчеләр чын кыш Бөек Устюгка Кыш бабайның туган көннән соң – 18 ноябрьдән соң килә, дип ышаналар.
Әмма Кыш бабай биләмәсендәге беренче кар төшү – һәрвакыт үзенчәлекле вакыйга, ул аны яраткан “оныклары” даирәсендә билгеләп үтәргә ярата. Ул традиция буенча кунакка килгән балаларга үз биләмәләрен күрсәтә, алар бергәләп кар бабайлар ясый һәм кар йомарлап, кар бәрешеп уйныйлар.