0 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 ноябрь , 10:45

500нче сабый булып туган ул!

Ил тынычлыгын саклаучы әти кызы исемнең дә мәгънәлесен йөртәчәк.

500нче сабый булып туган ул!
500нче сабый булып туган ул!

Сибай шәһәренең ЗАГС бүлегендә агымдагы елда туган 500нче сабыйны теркәгәннәр.

Республиканың дәүләт юстиция комитеты рәисе Владимир Спеле хәбәр итүенчә, “юбилей" санлы сабый махсус хәрби операциядә катнашучы Руслан Ахаевның һәм аның хатыны Ләйләнең гаиләсендә туган. Кызга Мирослава дип исем кушканнар. Әти-әнисе исемне бергә сайлаган, ул “тынычлыкка дан” дигәнне аңлата. Гаиләдә өлкән кызлары - 8 яшьлек София да үсеп килә.

Ил-дөньябыз күгендә тынычлык урнашып, әтиләр гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сабыйлар тигезлектә, тату, матур гаиләләрдә үссен!

Фото:ТГ-канал Владимира Спеле

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: