0 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 ноябрь , 11:55

"Рәхмәт сиңа, Көзсылу!"

Дүртөйле шәһәренең 5нче "Балачак иле" балалар бакчасында күңелле чара үткән.

"Рәхмәт сиңа, Көзсылу!"
"Рәхмәт сиңа, Көзсылу!"

Ни арада җәй үткән,

Алтын көз килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк тә матур икән!

Безнең балалар бакчасында "Көзге бәйрәм" - иң көтеп алынган, күңелле чараларның берсе. Кызлар һәм малайлар көзне болай да ярата, чөнки бу вакытта урамда шундый күңелле! Аяк астында алтынсу яфраклар шыгырдый, кулчатырда яңгыр тамчылары бии.

Шушы көннәрдә Дүртөйле шәһәренең 5нче "Балачак иле" балалар бакчасында Көзге бәйрәм үтте. Көзсылу үзен озак көттермәде һәм балалар янына килде. Балалар бик теләп шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, төрле уеннар уйнады. Агафья әбекәйгә яшелчәләр җыярга булышты. Көзсылу балаларны тәмле алмалар белән сыйлады.Бәйрәм балаларга бик ошады!

Инесса Фазлыева,тәрбияче.

Дүртөйле шәһәре.

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: