Туймазыда башкорт җырын башкаручыларның "Озын көй" төбәкара конкурсы тәмамланды. Конкурсның Гала-концерты “Ватан” мәдәният сараенда узган.
Быел конкурста Башкортстан районнары һәм шәһәрләреннән 70тән артык конкурсант катнашкан. Моннан тыш, бәйгегә күрше төбәкләрдән дә – Татарстаннан, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Мәскәү шәһәреннән дә халык җырларын, озын көйләрне башкарырга яратучы җырчылар җыелган.
Бәйгенең Гран-при иясе булып Баймак районыннан Башкортстанның атказанган артисты Хәбир Аралбаев танылган. Ул 100 мең сумлык сертификат бүләкләнгән.
Бу мәртәбәле конкурста “Әллүки”нең нәни дусты – Туймазы районының Сәйрән авылында яшәүче 8 яшьлек Айдан Хәйдәров та катнашкан. Бик күп конкурсларда җиңүләр яулаган дустыбыз әлеге бәйгедә махсус призга лаек булган. Айдан “Иң яшь катнашучы” номинациясендә билгеләнгән. Ул "Уралым", "Таштугай", "Һыр елгаһы", "Ильяс" кебек башкорт халык җырларын башкарган.
Җыр-моңга сәләтле дустыбызны һәм аның вокал буенча остазы Алия Фәрит кызы Закированы чираттагы матур уңышлары белән котлыйбыз! Алда яңа уңышлар, яңа үрләр көтсен!
Минзилә Кулуева фотосы.