25 декабрьдә Уфада мәктәп укучылары өчен республика Яңа ел чыршысы узачак. Аның төп кунаклары – уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, хәрби хезмәткәрләр һәм Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарның балалар, аз керемле күпбалалы гаиләләрдәге балалар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар. Бәйрәмгә барлыгы 1 мең бала килә. Яңа ел тамашасын “Башкортостан” дәүләт концерт залында ике агымда оештыру планлаштырыла. Бу хакта Хөкүмәтнең Цурдагы оператив киңәшмәсендә Башкортстанның мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Яримов хәбәр итте.
Моннан тыш, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә традицион Яңа ел иртәләре узачак, ә кышкы каникулларда муниципалитетларда гаилә уеннары оештырылачак. Башкортстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Әминә Шәфыйкова билгеләп үткәнчә, хәзер муниципалитетлар балалар өчен мәдәни чаралар программасын эшли. Агымдагы елның 20 декабреннән 2025 елның 10 гыйнварына кадәр Башкортстан мәдәният учреждениеләре 1,93 миллион кеше өчен 28 мең чара үткәрергә планлаштыра.
Фото: bashinform.ru