26 декабрьдә Уфада 17.00 сәгатьтә Ленин мәйданында Уфа Кыш Бабае резиденциясе үз ишекләрен ача, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Инде икенче ел рәттән ул шәһәрнең үзәгендә — «Азимут» кунакханәсе каршындагы скверда урнаша. Бәйрәмнең кульминациясе шәһәр чыршысында утлар кабызу булачак.
Теләге булган һәркем Кыш бабай янына килә алачак, керү ирекле булачак. Резиденция 2025 елның 12 гыйнварына кадәр эшләячәк.
Резиденция территориясендә “Кыш Бабай могҗизалары остаханәсе” ачылачак, анда Яңа ел персонажлары балалар һәм өлкәннәр өчен мавыктыргыч мастер-класслар үткәрәчәк. Шулай ук теләүчеләр Кыш Бабайга хат яза алачак.
Фото: шәһәр мэриясе матбугат хезмәте