Яраткан журнал исемен горурланып йөртәбез!
Сез кемнәр дип сорасагыз,
Безнең җаваплар әзер.
Без зур малайлар һәм кызлар –
“Әллүки”челәр хәзер.
“Әллүки” дигән түгәрәк
Эшли безнең бакчада.
Дәресләрне көтеп ала,
Һәммәбез йөри анда!
Милли уеннар уйныйбыз,
Милли җырлар җырлыйбыз.
Дөнья әкиятләрен тыңлап
Һич кенә дә туймыйбыз!
“Әллүки”челәр без хәзер
Исемебез күркәм, матур.
“Әллүки”дә кызлар тырыш,
Малайлар зирәк, батыр.
Без төркемдә барыбыз да
Сәләтлеләр, уңганнар.
Кулыбызда – туган телдә
Чыккан матур журналлар.
Яраткан журнал исемен
Без горур йөртүчеләр.
Сынатмабыз, ышаныгыз!
Без бит “Әллүки”челәр!
“Теремкәй” балалар бакчасының уртанчылар төркеме һәм тәрбиячеләре Зимфира Мөхәммәдиярова.
Миякә районының Кыргыз-Миякә авылы.
Фото: "Теремкәй" балалар бакчасы сайтыннан.