Әбҗәлил районыннан махсус операциядә катнашучы Азамат Суфиянов Әбҗәлил авылының “Кояшкай” балалар бакчасына өлкән төркем балалары өчен 25 пар чаңгы бүләк иткән. Бу хакта “Башинформ" хәбәр итә.
— Азамат безнең балалар бакчасында тәрбияләнде. Ул туган авылына беренче тапкыр гына ярдәм итми. Күптән түгел безгә 100 мең сум акча күчерде, балалар бакчасы өчен кирәкле барлык техниканы, җайланмаларны һәм балалар өчен дидактик материаллар сатып алдык. Хәзер безнең герой өлкән группа сабыйларына 25 пар чаңгы бүләк итте, шулай ук кече группага телевизор сатып алды. Тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм бакча хезмәткәрләре яугиргә зур рәхмәтләрен белдерәләр, — ди балалар бакчасы мөдире Гөлшат Харисова.
Гөлшат Харисова билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция зонасында Азамат Суфиянов батырларча һәм лаеклы хезмәт итә.
— Ул күп тапкырлар безгә ярдәм күрсәткән юмарт иганәче генә түгел, “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән герой да. Аның Ватанны саклаудагы батырлыклары безне илһамландыра һәм батырлык һәм намуслылык үрнәге булып тора, — ди ул.
Фото:отдел образования администрации Абзелиловского района