Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров БСТ, “Россия 24”, “Башкортостан 24”, “Вся Уфа”, “Сәләм”, UTV телеканалларының һәм “Юлдаш” радиостанциясенең туры эфирында республика халкының актуаль сорауларына җавап бирә.
“Туры элемтә” барышында Уфаның 7нче музыка мәктәбе укучысы. Данил Никитин Радий Хәбировка "Дәүләт курайчылар ансамбленә ничек эләгергә?" дигән сорау бирде.
Данил балалар ансамбле составында республика җитәкчесе һәм барлык тамашачылар өчен курайда уйнап күрсәтте. Аларның коллективы күптән түгел Дәүләт ансамблен тәкъдир итүдә дә катнашкан.
- Балаларның курайда уйнавы бик матур күренеш, бу шәхеснең гармонияле үсешен күрсәтә. Алар безнең республикада сәнгать училищеларында укый ала, сәнгать институтында югары белем алу өчен бүлек бар. Бу юлларның барысын да узарга, үз-үзеңә ышанырга кирәк һәм шул чагында барысы да мөмкин. Данил Никитинның бөтен мөмкинлекләре бар, - дип җавап бирде Радий Хәбиров.
Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, ансамбль гастрольләр өчен генә түгел, ә беренче чиратта, милли уен коралын һәм мәдәниятне саклау өчен оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, сүз агымдагы елда оештырылган Дәүләт курайчылар ансамбле турында бара, аны танылган музыкант, Башкортстанның халык һәм Русиянең атказанган артисты Азат Аеткулов җитәкли.
Фото: "Башинформ"