+30 °С
Облачно
Журналга язылу
Балачак илендә
3 Декабря 2024, 17:30

“Приставкамны урладылар, ә каракларны тапмадылар...”

“Туры элемтә” вакытында балалар да төбәк җитәкчесенә үзләрен борчыган сорауларны бирергә ашыкты.

“Приставкамны урладылар, ә каракларны тапмадылар...”“Приставкамны урладылар, ә каракларны тапмадылар...”
“Приставкамны урладылар, ә каракларны тапмадылар...”

Уфаның Нижегородка бистәсеннән 9 яшьлек кыз видеомөрәҗәгать аша үзе яшәгән бистәдә кием кибете ачарга мөмкинме дигән сорау бирде. Башкортстан Башлыгы ассызыклавынча, күптән түгел Ратмир Мәүлиев белән микрорайонны үстерү мәсьәләләре турында фикер алышканнар. Радий Хәбиров видео авторына Яңа елга бүләк җибәрергә вәгъдә итте.

Стәрлетамактан Максим Зотов ике ел элек аның приставкасын урлауларын, ә каракларны әлегә кадәр тапмауларына зарланды. Радий Хәбиров малайның адресын сорап алды, бу мәсьәләне үзе ачыкларга вәгъдә итте.

 

Фото:digital-discount.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас