Красноусол авылында яшәүче Гыйбадуллиннар 27 ел бергә яшиләр, шуларның 13 елын тәрбиягә алган балаларга багышлаганнар.
Фәрит Фәнис улы һәм Рима Рәхмәтулла кызы әти-әнисез калган тугыз балага чын гаилә тәрбиясе, әти-әни мәхәббәтенең җылысын һәм өй ямен тоярга мөмкинлек биргән.
Гыйбадуллиннар балаларны хезмәттә һәм тәртипле итеп тәрбияләргә тырышуларын, аларга барлык мавыгуларында ярдәм итүләрен белдерәләр. Балалар әти-әниләре белән төрле конкурсларда һәм ярышларда актив катнаша.
Бу искиткеч гаиләнең ихатасы да шау чәчәккә төренгән, күзнең явын алырлык бакчаларында нинди генә чәчәкләр үсми!
Алар бала тәрбияләү сере белән уртаклаша: "Балаларыңны ярату һәм үзең бәхетле булу – бу бер дә сер түгел! Әти-әни бәхетле икән, аларның балалары да бәхетле. Хәтта проблемалар чыгып кына торса да, авырлыклар булса да, бернигә карамый, бәхетле булырга кирәк. Һәм балаларны яратырга кирәк. Алар аны йөз тапкыр кайтарачаклар".
Фотолар гаилә архивыннан.