+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
8 декабрь 2024, 13:20

Кыш хуҗасын күрми калмагыз!

Уфада Кыш бабай резиденциясе кайчан ачылачагы билгеле.

Кыш хуҗасын күрми калмагыз!Кыш хуҗасын күрми калмагыз!
Кыш хуҗасын күрми калмагыз!

Уфада Кыш бабайның өч резиденциясе эшләячәк. Аларның иң мөһиме, Ленин мәйданында “Азимут” кунакханәсе каршындагы скверда урнашкан, 26 декабрьдә ачылачак. Бу вакыйга белән бергә шәһәрнең төп чыршысының утларын кабызачаклар. Резиденция кунакларны көн саен 12:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Анда бәйрәм тамашалары оештырылачак. Моннан тыш, резиденцияләр Дим районындагы һәм Затон бистәсендәге “Волна” паркларында эшләячәк.

Яңа ел төнендә Урыс драма театры каршындагы мәйданчыкта һәм Уфа Кыш бабай резиденциясендә бәйрәм программалары оештырылачак, алар 20:00 сәгатьтә башланып, 02:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: "Башинформ"

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас