Республиканың төп профсоюз чыршысына 300дән артык бала чакырылган иде: әти-әниләре СВО зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләрнең балалары, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, профсоюз әгъзаларының балалары, “Солдатка Яңа ел открыткасы” һәм “Иң яхшы Яңа ел чыршы уенчыгы”профсоюз конкурсларында җиңүчеләр.
Фойеда ук балаларны һәм аларның әти-әниләрен Кыш бабай белән Карсылу каршы алды. Бүген балаларга әкият геройлары: Кар бабай, Куян, Кар бөртеге, Елан символы һәм урман гүзәле – Чыршы кунакка килде. Профсоюзлар йортында уеннар, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр, балаларның сокланулы йөзләре, кыскасы, чын-чынлап бәйрәм атмосферасыннан гөрләп торды.
Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе актерлары яшь тамашачылар өчен Александр Пушкин әкиятенә нигезләнеп, Василий Жуковский язган “Сказка о купце и работнике его Балде” әкият-тамашасын тәкъдим итте.
Профсоюзлар йортының үзәгендә басып торган урман гүзәле тулысынча балалар ясаган уенчыклар белән бизәлгән иде. “Иң яхшы Яңа ел чыршы уенчыгы” конкурсына 300дән артык уенчык җибәрелгән, алар арасында чын сәнгать әсәрләре дә бар. Бүген тантаналы шартларда конкурс җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде. Республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко балаларны Яңа ел белән котлады һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Биредә хәйрия акциясе дә оештырылган, анда теләсә кем конкурста катнашучылар кулы белән ясалган уенчыкны сайлап ала һәм иганә кертә ала. Бу акчалар – ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен.
Һәр бала бәйрәм кәефе һәм Кыш бабайдан бүләк алып, Яңа ел могҗизасына өмет белән өйләренә таралышты.
Фото: ФПРБ