+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
15 декабрь 2024, 14:45

“Сабыйларыбыз өчен әкияти бәйрәм булды!”

Башкаланың Профсоюзлар йортында узган тамаша балаларның да, әти-әниләрнең дә күңеленә хуш килде.  

“Сабыйларыбыз өчен әкияти бәйрәм булды!”“Сабыйларыбыз өчен әкияти бәйрәм булды!”
“Сабыйларыбыз өчен әкияти бәйрәм булды!”

14-15 декабрьдә башкаланың Профсоюзлар йортында Яңа ел чаралары узды. Республиканың төп профсоюз чыршысына ике көн дәвамында алты йөздән артык кунак килде.

Теләге булган һәркем Кыш бабай һәм Кар кызы белән аралашты, хәйрия ярминкәсендә катнашты, Кар бабай һәм Куян белән уйнады, рәсем ясады, тәм-томнар белән чәй эчте, мультфильмнар карады. Яңа ел фотозоналарына яшь гаиләләр чиратка тезелде.

Артистлар яшь тамашачылар өчен Александр Пушкин әкияте буенча Василий Жуковский язган “Сәүдәгәр һәм аның эшчесе Балда турында әкият” әзерләгән иде. Әкият язылуга 200 ел вакыт узган, әмма аның темасы бүген дә актуаль булып кала: үзара мөнәсәбәтләр, кешенең хезмәткә мөнәсәбәте, дус һәм килешеп эшли белү. Күңелле, көлкеле һәм шул ук вакытта бик мәгънәле әкият нәни тамашачыларның кәефен күтәрде.

Без тамашадан соң, 3 яшьлек Кристина Галиуллина һәм аның әнисе Алсу белән аралашып алдык. Нәни кыз фотозонадагы эскәмиягә утырып, рәхәтләнеп Кыш бабай өләшкән бүләкләрне карый иде.

“Без бу бәйрәмгә кызым белән килдек. Үзем Уфа приборлар төзү берләшмәсендә эшлим.  Профсоюз әгъзасы буларак, шундый матур чарага чакыру алдым. Кызымның никадәр шатлануын сүз белән әйтеп бирерлек тә түгел! Биеде дә, уйнады да, тамашаны да бик кызысынып карап утырды. Аның әле Кыш бабайга, тылсымга чын-чынлап ышанган мәле. Оештыручыларга, артистларга сабыйларыбыз өчен матур бәйрәм оештырулары өчен зур рәхмәт!” - ди Алсу Марат кызы.

Тамашага әти-әниләре СВО зонасында хәрби бурычларын үтәүчеләрнең, профсоюз әгъзаларының балалары, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр, “Солдатка Яңа ел открыткасы” һәм “Иң яхшы Яңа ел чыршы уенчыгы” профсоюз конкурсларында җиңүчеләр килде. Ике көн эчендә җитмеш ике конкурс җиңүчесе бүләкләнде. Республика Профсоюзлар федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко балаларны Яңа ел белән котлады һәм җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмгә килгән һәр бала бу көннәрдә бәйрәм кәефе һәм Кыш бабайдан бүләк алды.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас