+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
19 декабрь 2024, 06:15

Киләсе елга тагын да үсеп кил!

Радий Хәбиров Салават районында яшәүче малайның Яңа ел теләкләрен үтәде. 

Киләсе елга тагын да үсеп кил!Киләсе елга тагын да үсеп кил!
Киләсе елга тагын да үсеп кил!

18 декабрьдә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Салават районының Мөрсәлим авылыннан 5нче сыйныф укучысы Максим Шаһиморатов белән очрашты.

Аның Кыш бабайга “Теләкләр чыршысы”на  җибәргән хаты төбәк җитәкчесе белән “Туры элемтә” барышында укылды. Ул Радий Хәбировтан үзенә робот-трансформер бүләк итүен сорады. Шулай ук укучы төбәк Башлыгы кабинетын күрергә һәм Яңа ел алдыннан аның белән очрашырга теләвен белдерде.

Максим, балачактан инвалид булуына һәм өйдә укуына карамастан, иҗат белән актив шөгыльләнә, авыл клубында сәнгать түгәрәгенә йөри. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Башлыгы 2018 елның көзендә Салават районына сәфәрдән соң, биредә мәдәният йорты төзү башлангычы белән чыккан иде, һәм ул 2020 елның гыйнварында ачылды.

Максим Уфага Мөрсәлим урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлгизә Алибаева белән килгән. Радий Хәбиров малайга эш кабинетын күрсәтте, кыскача гына үзенең эше турында сөйләде, робот-трансформер һәм аның ике сеңлесе һәм энесе өчен Яңа ел бүләкләре тапшырды. Үз чиратында Максим республика Башлыгына үзе ясаган картинаны бүләк итте һәм шигырь сөйләп күрсәтте. Малай шулай ук футболчы булырга хыяллануы турында сөйләде. Аның укытучысы Максимның әти-әнисе укуына зур игътибар бирүләре, кайгыртучанлык күрсәтүләре һәм аның кечкенә казанышлары белән горурланулары турында сөйләде. Республика Башлыгы малайны “Салют” республика тернәкләндерү-мәгариф үзәгендә тернәкләнү курсын узарга чакырды.

 "Гаҗәеп очрашу, Максимның сәламәтлеге белән проблемалары булуга карамастан, ул бик ачык һәм яхшы күңелле. Ул үзе шундый хат язу идеясен уйлап тапкан. Без аны республика тернәкләндерү үзәгендә дәваларбыз. Кызганычка каршы, авыр чирләргә дучар балаларыбыз бар. Аларга аеруча игътибар кирәк. Ә киләсе елда Максим монда тагын киләчәк. Иң мөһиме, барысы да исән-сау булсыннар”, - диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе белән әңгәмәдән соң, малай “Башинформ” агентлыгына үз тәэсирләре турында сөйләгән.

“Яңа ел хыялым тормышка ашты, миңа төбәк Башлыгы кабинеты һәм аның белән аралашу бик ошады. Ул мине тагын бер елдан кунакка чакырды, Мин Радий Фәритовичка бу вакыт эчендә үсәргә һәм бер елдан килергә вәгъдә иттем", - дип сөйләгән Максим.

 

Фото:bashinform.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас