Сегодня, 24 декабря, поезд Деда Мороза прибудет в Стерлитамак и Салават. Завтра его можно будет встретить уже в Уфе, сообщили в пресс-службе Куйбышевской железной дороги — филиала ОАО «РЖД».
Бүген, 24 декабрьдә, Кыш бабай поезды Стәрлетамакка һәм Салаватка килеп җитәчәк. Иртәгә аны Уфада каршы алырга мөмкин булачак, дип хәбәр итәләр Куйбышев тимер юлы матбугат хезмәтендә-“РЖД”җәмгыяте филиалында.
"Быел Кыш бабай поезды Бөек Устюгтан үзенең сәяхәтенә дүртенче тапкыр юлланды. 54 көн эчендә аның маршруты Русиянең 60 тан артык шәһәре аша узачак. Башкортстанда әкияти поезд өч станциядә: Стәрлетамак, Салават һәм Уфада тукталачак”, — диелә Куйбышев тимер юлы хәбәрендә.
Һәр шәһәрдә теләгән һәркем илнең баш тылсымчысы белән очрашуга килә алачак. Перроннарда аниматорлар һәм артистлар катнашлыгында күңел ачу программалары узачак, вагон-рестораннар һәм вагон-кибетләр эшләячәк.
Стәрлетамак тимер юл вокзалына “әкияти" поезд 24 декабрьдә 13.15 сәгатьтә килеп җитәчәк. Бөек Устюгның баш тылсымчысы — Кыш бабай-Стәрлетамак халкын һәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен перронга чыгачак, дип хәбәр иттеләр мэриядә.
Стәрлетамакта балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм анимация программасы поезд килергә 20 минут кала башлана һәм 17 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Аннары Кыш бабай поезды күрше Салават шәһәренә юл тотачак.
Уфага “тылсымлы" поезд 25 декабрьдә 11.00 сәгатьтә киләчәк, дип хәбәр итәләр башкала хакимиятендә. Бәйрәм анимация программасы шулай ук поезд килергә 20 минут кала башланачак һәм 14 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Элегрәк хәбәр итүебезчә, 16 сәгатьтә Кыш бабай бәйрәм кунаклары белән хушлашу өчен тагын бер тапкыр платформага чыгачак.
Билгеле булуынча, узган өч елда Кыш бабай поезды Русиянең 170 тән артык шәһәрендә булган.
Фото: сайт Куйбышевской железной дороги – филиала ОАО «РЖД»