+30 °С
Болытлы
Журналга язылу
Балачак илендә
25 декабрь 2024, 10:25

Яңа елда хыяллар чынга аша!

Бүген Уфада узган республика Чыршы бәйрәмендә Туймазыдан Илназ Дәүләтов та катнашты.

Яңа елда хыяллар чынга аша!Яңа елда хыяллар чынга аша!
Яңа елда хыяллар чынга аша!

Бүген Уфада республика Чыршы бәйрәме узды.  Төп Яңа ел тамашасы “Башкортостан” дәүләт концертлар залында быел ике агымда оештырылды. Бәй­рәмгә Баш­корт­стан­ның төрле шә­һәрләреннән һәм районнарыннан уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңү­челәре, конкурс лауреатлары, сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, күпба­лалы, аз керемле гаи­ләләрдә, социаль приютларда тәрбияләнүчеләр, шулай ук махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яугирләрнең  балалалары - барлыгы 1100 бала чакырыл­ган иде.

Яшь кунакларны фойеда әкият геройлары күңелле тамаша белән каршы алды. Шул арада, ерак араларны якын итеп, Кыш бабай белән Карсылу да килеп җиттеләр. Чыршы тирәли җырлап та, биеп тә алды балалар. Ә залда аларны “Сусарның Яңа ел маҗаралары” дип аталган могҗизалы, серле әкият иленә сәяхәт көтә иде. Әкияти тамаша Уфаның 450 еллыгына багышланды. Бу чарада катнашкан һәр бала республика Башлыгы исеменнән искиткеч Яңа ел бүләге  –  башкорт һәм урыс телләрендә нәшер ителгән “Урал батыр эпосы” китабы, термос, татлы күчтәнәчләр, милли темага буягыч, төсле каләмнәр салынган рюкзак алды.

Республика Чыршы бәйрәмендә Туймазыдан 13 яшьлек Илназ Дәүләтов та катнашты. Зур тормыш сынавы каршында сынмаган, бирешмәс, көчле рухлы,  шат күңелле, ачык йөзле малайны тамаша залында күрүгә үк аның янына ашыктык. Илназ бәйрәмгә әти-әнисе белән килгән иде.

– Яңа ел алды безнең өчен сөенечләргә бай. Изге күңелле, шәфкатьле кешеләр ярдәме белән 20 көн эчендә Илназга бик кирәкле җиңел косметик протезлар өчен 2 миллион сумга якын акча җыелды. Бионик протезлардан аермалы буларак, болары чын куллардан аерылмый, башка балаларны шаккатырып, күзгә бәрелеп тормый. Икенчедән, бүген улыбыз – матур да, мәртәбәле дә бәйрәмнең кунагы. Әлеге чарадан соң бергәләп яңа протезлар алырга барабыз, – дип шатлыклы яңалыклары белән уртаклашты яшь дустыбызның әнисе Зөлфия  Дәүләтова.

7нче сыйныфта укучы Илназның киләчәккә уй-ниятләре, хыяллары белән дә кызыксындык.

– Җиңел атлетика буенча Паралимпия уеннарында катнашып, уңышка ирешүне үземә максат итеп куйдым. Мәскәүдә Президент чыршысында катнашу хыялым да бар, – ди Илназ, нурлы елмаюы белән күңелләрне яулап.

Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, тылсым көтә. Төп Чыршы бәйрәменә җыелган балалар бәйрәмнән искиткеч кичерешләр, матур бүләкләр белән өйләренә юл алды.   

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас